ЯҢАЛЫКЛАР


12
июль, 2013 ел
җомга

Югары Мәлем мәдәният йортының узган ел җылылык системасы төзекләнде-релгән иде. Агымдагы елда исә тамаша залы һәм сәхнәдәге электр системасы ремонтланды, мәдәният йорты ишек төбенә плитә ябыштырылды. Алга таба фасад яңартылачак.

Премия бирү буенча комиссия тәкъдим иткән эшләрне карап, муниципаль район Уставының 39нчы маддәсенә нигезләнеп


11
июль, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Зәйдә ишегалды лагерьларында икенче сменада эш башланды. Июнь ае дәвамында 2 ишегалды лагеренда 200гә якын баланы мәшгуль итү мөмкин булды.


10
июль, 2013 ел
чәршәмбе
ГРЭС янындагы су буенда «Сәламәтлек» спартакиадасы кысаларында пляж волейболы буенча предприятие һәм оешмаларның ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында шәһәр беренчелегенә ярышлар бара.
Районда Шәфкатьлелек елы кысаларында игелекле эшләр кылу дәвам итә. Күптән түгел Түбән Биш авылының "Умырзая" балалар бакчасы тәрәзәләре яңартылды.
15 июльдә якташ язучы Сөббух Рәфыйковның тууына 100 ел тула. Әлеге уңайдан шәһәр-районда күптөрле чаралар үткәрү уйланыла.
Кичә үзәк дәваханәдә республикада беренче булып модульле патологоанатомия бүлеге ачылды. 118 квадрат метр мәйдан биләгән бина Азнакайның "Нефтемаш" заводы эшчеләре тарафыннан тиз арада сафка бастырылды.

9
июль, 2013 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты боерыгы нигезендә 1941–1945 Бөек Ватан сугышы елларында тыл хезмәтчәннәренең батырлыгын мәңгеләштерү максатында “Татарстан Республикасының тыл Каһарманнары” дип аталган күптомлы истәлек китабы бастырылачак.
 Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык  көне районыбызда   “Иң яхшы 25 әти“ баш астындагы үзенчәлекле акция белән билгеләп үтелә.
Татарстан республикасында сәламәтлек саклау өлкәсен модернизацияләү программасы кысаларында авыл җирләрендә беренчел медицина  ярдәме  күрсәтү учреждениеләрен яңарту дәвам  итә. Шуның ачык мисалы булып бүген районыбызның Поручик авылында модульле фелдьшер–акушерлык пункты ачылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International