ЯҢАЛЫКЛАР


29
июль, 2013 ел
дүшәмбе
1941-1945 Бөек Ватан сугышы елларында тыл хезмәтчәннәренең батырлыгын мәңгеләштерү максатында “Татарстан Республикасының тыл каһарманнары” дигән күптомлы китап бастырылачак. Китапны бастыруның максаты – Бөек Җиңүне яулау-да өлеш керткән тыл хезмәтчәннәре исемен мәңгеләштерү.

26
июль, 2013 ел
җомга

Агымдагы елның алты аенда районда 321 бала туган, шуның 148е - малай. Әлеге балаларга кушылган иң популяр исемнәр: Артем, Кирилл, Кәрим, Максим, Арина, Виктория, Милана, Анастасия, Дарья, София.

Урак өстенең кызган чагы. Автоклуб үзешчәннәре өчен дә кызу эш өсте. Алар басу-кырлар, ындыр табакларында булып, механизаторларны ял иттереп, эш дәрте өсти. Үзешчәннәр «Восток» агрофирмасының «Сармаш» бүлекчәсе Бохарай, «Игенче» бүлекчәләре басуларында булып, комбайнчылар белән очрашты.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 25 июльдә алынган мәгълүматлар буенча, игеннәр районда 11818 гектарда суктырылып, 12299 тонна ашлык җыеп алынган. Уңыш гектарыннан уртача 18,7 центнер тәшкил итә.

25
июль, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Май ахырында Югары Пәнәчедә булганда, авыл клублары төзү республика программасы кысаларында төзелүче клубка фундамент салынып, аны тигезләү эшләре бара иде. Бу көннәрдә без әлеге күпфункцияле үзәк булачак клуб төзелеше белән танышып кайттык.

Зәйдә Кече авыл көне акциясе дәвам итә. Бүген районның Яңа Мәлем авылында шундый очрашу-бәйрәм узды. Автоклуб үзешчәннәре чыгышыннан күңел күтәренкелеге алды, ял итте.


24
июль, 2013 ел
чәршәмбе

Зичәбаш авылында иске мәктәп урынындагы каеннар арасында өч ел рәттән Питрау бәйрәме уза. Аны Дүрт-Мунча авыл җирлеге Советы белән бергә мәдәният хезмәткәрләре оештыра. Бөтен ярыш-бәйге, үзешчәннәр чыгышы уч төбендәгедәй. Бәйрәмгәякын-тирә район, авыллардан шакәтый халык җыелды.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 23 июльдә алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, игеннәр район буенча барлыгы 9986 гектарда суктырылып, 18674 тонна ашлык җыеп алынган. Бу - барлык мәйданның 24 проценты. Уңыш гектарыннан уртача 18,7 центнер тәшкил итә. Көзге культураларның уңышыннан зарланырлык түгел, арпа мәйданнарыннан уңыш гектарыннан уртача 15-16 центнер чыга.

Муниципаль хезмәткәрләр арасында беренче мәртәбә "Муниципаль стартлар" дип аталган ярышлар узды. Спорт чарасы Казанда үткән Универсиада һәм Халыкара шахмат көненә багышлап үткәрелде. Бу көнне район Советы, башкарма комитет структуралары һәм авыл җирле үзидарәсендә эшләүче хезмәткәрләр эштән соң шәһәрнең үзәк мәйданында өстәл теннисы, шахмат һәм шашка буенча ярышларда иң көчлеләрне ачыклады.

23
июль, 2013 ел
сишәмбе
Ат спорты белән шөгыльләнү базасында “Зәй” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе ачык беренчелеге үтте. Анда Бөгелмәдән “Буцефал” клубы әгъзалары да катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International