Һәркемнең кече Ватаны бар. Бүгенге көндә шумышлылар өчен ул - ике йортлы авыл. Сәвәләй авыл җирлегенә караган Шумыш табигатьнең гүзәл җиренә урнашкан. Аның тирәсеннән тешләрне камаштырырлык Шумыш чишмәсе ага, бер ягын итәгендә каен, нарат урманы булган биек таулар кочып алган. Ә бит кайчандыр бу авылда тормыш гөрләгән, гаиләләрдә оя-оя балалар үскән. Халык иген иккән, терлекчелек, умартачылык белән шөгыльләнгән. Шаулап торган авыл хәзер тын гына моңсуланып утыра. Нигезләр урынында үсеп утырган агач-куаклар салмак җилгә тибрәлә.