Басуда кайнар көннәр

2013 елның 20 июле, шимбә

Районда урак темплары көннән-көн арта бара. Соңгы мәгълүматлар буенча, бөртеклеләр барлыгы 2851 гектарда җыеп алынды. Уңыш гектарыннан уртача 18,3 центнер тәшкил итә. Бу әле көзге культуралардан.

Сабан ашлыгы уңышы аннан да ким булырга мөмкин. Белгечләр әйтүенчә, якын көннәрдә яңгырлар ява калса да, ул быелгы уңышка уңай тәэсир итә алмаячак.

Урып-җыю эшләрен районның өч агрофирмасы да алып бара. Кичә без "Зәй" агрофирмасының "Ялкын" бүлекчәсе басуында булып кайттык. Бүлекчәдә бөртеклеләр 2322 гектар мәйдан били, шуның 323 гектары - көзге культуралар.

Без басуга килгәндә 5 комбайннан торган мобиль отряд 220 гектарда өлгергән көзге бодай суктыра иде. "Московская-39" сортлы бодай елына күрә яхшы гына уңыш бирә. Тикшереп карау аның гектарыннан 33,6 центнер булуын күрсәткән.

Биредә 3 "Мега", 1әр "Нью-Холланд" һәм "Тукано" комбайны эшли. Суктырылган ашлыкны өч "КамАЗ" машинасы Кадер ындыр табагына ташып тора. Биредән ул элеваторларга озатыла.

"Нью-Холланд" комбайнын аксарлылар - әтиле-уллы Илгиз һәм Нияз Абзаловлар иярли. Илгиз Абзалов - "Шепкә-Нур" бүлекчәсенең тәҗрибәле механизаторларының берсе. Ул кышын терлекчелектә (механизатор буларак) хезмәт куйса, урак чорында комбайнга утыра. Улы - 22 яшьлек Нияз әтисе юлыннан киткән. Алар быелгы уракта берсен-берсе алмаштырып эшли. Нияз мәктәпне тәмамлагач, агрофирма оештырган махсус курсларда укып, авыл хуҗалыгы техникасында эшләргә өйрәнгән.

Мәктәптә укыганда ук ул әтисе янында комбайнчы ярдәмчесе сыйфатында эшләгән. Быелгы сезон аның беренче урагы түгел. Урак, уңыш, эш үзенчәлекләре ничек соң дигән соравыма алар бертавыштан, әле уракны башладык кына, чагыштырып булмый, уҗым культуралары елына күрә начар түгел, язгы культуралар ничек булыр, ди.

Отрядта Аксардан тагын ике механизатор - Илдус Гайнетдинов һәм Таһир Гыйлаев та бар. Алар "Мега" комбайнында.

Кадер ындыр табагында көндез өлкәннәр кулы астында өлкән сыйныф укучылары да хезмәт куя. Алар 2013 ел уңышын җыеп алуга үз өлешен кертә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International