Зәйдә урамнарны яктырту буенча эш агымдагы елда да дәвам итә. Узган ел шәһәр бистәләренең 23 урамында 300гә якын яктырткыч яңага алыштырылган. Агымдагы елда исә бу эш Партизан, Лесная, Речная, Тукай, Горбунов, Никифоров, Комсомол, Островский, Әгъләмов, Гыйләҗев, Ольховая, Девятаев, Җиңүгә 60 ел, Заречная, Чулпан, Жуков, Гагарин урамының 53а, Казан урамының 44а, Ленин урамының 32, 34, 36нчы йортлары буйлап, Надежда, Ломоносов, Карл Маркс урамнарында башкарылачак. Яктырткычларны алыштыру эшен “Управдом” җаваплылыгы чикләнгән ширкәте алып бара. Әлеге ширкәт эшчәнлеге шәһәрдә урамнар яктылыгы һәм объектларның тышкы төзеклеген тәэмин итүдән гыйбарәт. Яктырткычлар алыштыру Речная, Лесная урамнарында башкарылган. Бу эш Никифоров урамында бара. Санап кителгән урамнар киләчәктә яктырып, ялт итеп торыр.