НИЧЕК СОҢ ТОРМЫШЫҢ?

2013 елның 12 июле, җомга

Районыбызның кече авыллары матур табигать кочагына урнашулары, туган туфрагына чын күңелдән береккән кешеләре белән аерылып тора. Ямьле җәйге көннәрдә үткәрелүче Кече авыл бәйрәмнәре мөхтәрәм райондашларыбызны хөрмәтләү, аларның туган җирләрен кадерләп яшәүләренә мәдхия уку, яшьләребез күңелендә кече Ватаныбызга мәхәббәт тәрбияләү максатын күздә тота.

Бу көннәрдә кече авылларда менә шундый җылы эчтәлекле бәйрәмнәр үтә. Без дә аларның берсендә -Суык-Чишмәдә булдык.

Суык-Чишмә янәшәдә генә шаулап утыручы урманнары, исеме җисеменә туры килүче салкын сулы чишмәләре, күлләре, яшел үзәннәре, аларның авыл халкы тарафыннан каралып, тәртиптә торуы белән табигый шифаханәне хәтерләтә.

- Халкы тиктормас, үтә тырыш бу авылның, шуңа күрә урамнарда да, су буйларында да ташландык хәлдә булган урыннарны күрмәссең. Читтән кунакка кайткан кешеләр дә Суык-Чишмә турында әллә нинди ял йортларың бер читтә торсын дип әйтәләр, - ди авыл җирлеге башлыгы Роберт Хәмидул-лин

Бүгенге көндә биредә 78 хуҗалыкта 184 кеше яши. Шуларның 17се - яшь гаилә. Туган авылларында төпләнеп үз хуҗалыкларын булдыручы, балалар үстерүче яшь кешеләрнең булуы авылның матур киләчәге хакында сөйли. 29 ел фелдь-шер булып эшләүче Гөлшат Заһидуллина ел саен сабыйлар туып торуы - куанычлы күренеш, ди. Мәсәлән, Руза-лия һәм Насыйх Тимеркәев-лар шушы җирдә 4 бала тәрбияләп, үз хуҗалыкларын тергезеп яшәп яталар. Олысы яшүсмер булса, иң кечесе белән Рузалия декрет ялында. Балаларыбыз саф табигать кочагында үсәләр, үзем зур авыл - Чыбыклы кызы булсам да, шушы кечкенә Суык-Чишмәдә төпләнүебезгә бер дә үкенмим, ди ул.

Әмма барысын да аеруча борчыган мәсьәлә - авылда җимертеп эшләрдәй хезмәт урыны булмау. Күпләр Чы-быклыга терлекчелек комплексына йөреп эшли, үзебездәге элекке ферманы яңартучы булса иде, диючеләр аз түгел. Шушы авылга килен булып төшеп, тормыш иптәше Нәгыймулла абый белән 53 ел матур гомер кичерүче, гомерен мәгарифкә багышлаган Нина апа Габидуллина Суык-Чишмә-нең "Тимер" модульле металл корылмалар заводы шефлыгында ярдәмче хуҗалык булып торган елларын шәһәр халкы көнләшерлек итеп яшәдек дип искә ала. Аның фикеренчә, әле дә яшьләр туган авылларында җиң сызганып эшләргә әзер, бары тик хезмәт өчен шартлар тудырырга гына кирәк. Ә эшле кешенең ашы да, уңай яшәү рәвеше дә була. Суык-чишмәлеләр моңа әле өмет тота. Роберт Хәмидуллин әйтүенчә, авыл белән кызыксынучы эшмәкәрләр юк түгел. Элекке ферма биналарын төзекләндереп, терлекчелек белән шөгыльләнү мөмкинлеге бар биредә. Эшмәкәр Нәүфәл Илдарха-нов, шушы авылдан чыккан билгеле кешеләр Нәфкать Мөсәгыйтов, Заһид Кәли-муллин Суык-Чишмә халкын ярдәменнән ташламый. Аларга авылдашлары бик рәхмәтле.

Хәзер төп проблема - ничек тә булса элекке су баш-нясына торба үткәреп, авылның югары очын өзеклексез су белән тәэмин итү, ди җирлек башлыгы. Моңа өстәп рухи байлык алырга да хирыс суыкчишмәлеләр. Моңа кадәр ябылып торган клубта яңадан ду китереп биисе, бәйрәм итәсе килә аларның.

Кече авыл көненә килеп җитүгә, каршыбызга беренче очраган кеше Әсхәдулла бабай Мурзин булды. Кулыдигән китаплар тотып, китапханәдән чыгып килүче бу өлкән яшьтәге кешегә сокланмый мөмкин түгел.

- Хуҗалыкта бакча эшеннән бушаган арада китаплар укып үткәрәм вакытны. Тарихи вакыйгалар белән электән үк кызыксынам, - ди 86 яшьлек хезмәт юлын игенчелеккә багышлап, комбайн штурвалы артында үткәргән Әсхәдулла абзый.

Кече авыл бәйрәменә җыелган халык берочтан медпунктка кереп, үзәк дәваханәдән килгән табибларга күренергә дә, пенсия буенча сорауларын әлеге идарә белгече Фәйрүзә Аб-дуллинага, җир мәсьәләләре хакында җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Рәис Шәйхиевка юлларга да өлгерде. Ә мәдәният идарәсе автоклубы әзерләгән концерт программасы халык күңеленә хуш килде. "Каприз" ансамбле кызлары төрле халык биюләрен башкарып сокландырса, Флера Мингалимова, Роза Кузьмина, Дмитрий Дмитриев, Антон Матвеев, Нургали Әхмәтҗановлар моңлы да, дәртле дә җырлар белән сөендерде. Соңыннан бар халык Суык-Чишмә егете Раушан Тимеркәевны Югары Шепкәгә кыз алырга китүен озатып калды. Кече авыл бәйрәме шулай яшь гаилә туена барып тоташты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International