ЯҢАЛЫКЛАР


14
сентябрь, 2013 ел
шимбә
Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның “Мәктәбеңә ярдәм ит “ акциясе халык арасында яклау тапты. Җитәкче урында эшләүчеләр яки эшмәкәрләр генә түгел, теләгән һәр кеше булдыра алган кадәр үзе укып чыккан мәктәпкә ярдәм итәргә тырышты.
Агымдагы елда күренекле дин эшлеклесе, табиб, язучы һәм мәгърифәтче Таҗетдин Ялчыголның тууына 250 ел тулды. Аның туган көненә туры китереп (яңа архив мәгълүматлары буенча дата), музыка мәктәбендә беренче мәртәбә «Ялчыгол укулары» узды.
Сентябрьнең өченче якшәмбесе Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан хакимият каршындагы парк тагын 50 төп яшь миләш үсентесенә баеды. Аларны утыртуда Совет, башкарма комитет хезмәткәрләре, яшьләр эшләре, мәдәният, физкультура, спорт һәм туризм идарәләре, гомумән, бюджет учреждениеләрендә эшләүче 70ләп хезмәткәр катнашты.

13
сентябрь, 2013 ел
җомга
Узган шимбә чараларга бай булды.
Энергетиклар урамының 7а йорты каршында узган ишегалды бәйрәме әлеге йортның файдалануга тапшырылуына 50 ел тулу уңаеннан оештырылды. Аны үткәрүдә «Энергетик» Мәдәният сарае коллективы һәм «Уңайлы йорт» торак милекчеләре ширкәте булышлык итте.
Баласын балалар бакчасына йөрткән өчен әти-әниләр түләгән суммадан компенсация кайтаруда 1 сентябрьдән үзгәрешләр керде.
“Зәй шикәре” агрофирмасының “Маяк” бүлекчәсе хезмәтчәннәре районда беренчеләрдән булып шикәр чөгендерен алуга кереште. Район территориясендә татлы тамыр барлыгы 8600 гектар мәйданны били. Шуның 491 гектары маяклыларга туры килә. Иң беренче итеп алар 110 гектарлы басуда эшне башлады.

12
сентябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Районыбызда авыр тормыш хәлендә калганнарга ярдәм кулы сузу максатында төрле социаль чаралар оештырыла. «Шатлык» халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә инде берничә ел рәттән өлкән яшьтәге, караучысы булмаган кешеләргә ярдәм итү йөзеннән оештырылучы «Шәфкатьле көз» акциясе – шуның ачык мисалы. Район җитәкчелеге инициативасы белән ул хәйрия ярдәме күрсәтүчеләр хисабына өлкәннәр өчен кайнар аш әзерләүне күздә тота.
Соңгы елларда көзен үткәрелүче ярминкәләр халык арасында популяр, көтеп алынучы чарага әверелде. Халыкның бер төркеме әлеге ярминкәләрдә үзенә кышлык запас тупласа, икенчеләре өчен үзе үстергән җиләк-җимеш, яшелчә, ит ризыкларын сату мөмкинлеге булып тора.
3415 тонна. 4 сентябрьдә эш башлаган “Зәй шикәре” акционерлык җәмгыяте бүгенге көнгә шул кадәрле шикәр комы эшләп чыгарды. Сезон башыннан завод 73266 тонна шикәр чөгендере кабул итеп, шуның 32742 тоннасын эшкәртте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International