50 төп миләш утыртты

2013 елның 14 сентябре, шимбә
Сентябрьнең өченче якшәмбесе Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан хакимият каршындагы парк тагын 50 төп яшь миләш үсентесенә баеды. Аларны утыртуда Совет, башкарма комитет хезмәткәрләре, яшьләр эшләре, мәдәният, физкультура, спорт һәм туризм идарәләре, гомумән, бюджет учреждениеләрендә эшләүче 70ләп хезмәткәр катнашты.
– Шәһәребезнең елдан-ел матурлана, күркәмләнә баруына сөенеп, тагын бер ямь өстәргә карар кылдык. Мәгълүм булганча, Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулу уңаеннан, без шәһәрдә 125 төп миләш агачы утыртып, матур бер миләшлек булдырган идек. Алар әйбәт кенә үсеп килә. Менә шушы эшне дәвам итеп, миләшнең елның һәр фасылында әйләнә-тирәгә үзенчәлекле ямь бирүен күздә тотып, әлеге үсентеләрне арттырырга уйладык, – ди район Советының аппарат җитәкчесе Клара Габидуллина.
Яшь миләш үсентеләрен урманчылар алып килде. Алар бу агачның тиз тернәкләшеп китеп, берничә елдан урамны бизәп утыруына шикләнми. Агач утырту да катнашучылар да чокырларны тирән итеп казып, миләшнең тамырларына йомшак булырлык итеп, иренмичә эшләде. Ә шәһәрне яшелләндерү хуҗалыгы хезмәткәрләре үсентеләрнең тамыры җиргә күмелү белән су сибү эшенә кереште. Миләшлек булдыруда яшьләрнең күп катнашуы – сөенечле күренеш. Мәсәлән, Рәмилә Арсланова торак-коммуналь хуҗалыгы бүлегендә әле күптән түгел генә эшли башлаган яшь белгеч. Ул менә шундый күркәм, файдалы эштә катнашуына бик шат. Әйләнә-тирә мохиткә күпмедер файдалы гамәлем белән ярдәм итә алам икән, моңа ничек сөенмисең, ди ул. Ә гомуми бүлек белгече Руслан Хәмидуллин үз фикерләре белән уртаклашып, бу күмәк эшне киләчәк өчен башкарылучы үрнәк гамәл дип атады. Ир-егетнең мөмкин кадәр күбрәк агач утыртырга тиешлегеннән дә хәбәрдар икән ул.
– Бу миләшләр безнең балаларыбыз сулаячак һаваны чистартучылар булачаклар бит, – дип елмайды Руслан.
Кыскасы, күмәк агач утыртудан һәркем канәгать калды. Алга таба аларны су сибеп, тәрбияләп үстерергә дә сүз куешты алар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International