Зәйдә ярминкәләр башлана

2013 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе
Соңгы елларда көзен үткәрелүче ярминкәләр халык арасында популяр, көтеп алынучы чарага әверелде. Халыкның бер төркеме әлеге ярминкәләрдә үзенә кышлык запас тупласа, икенчеләре өчен үзе үстергән җиләк-җимеш, яшелчә, ит ризыкларын сату мөмкинлеге булып тора. Быелгы шундый ярминкәләр 14 сентябрьдән башлана. Оештыручылар хәбәр итүенчә, ул иртәнге сәгать 7дә “Энергетик” Мәдәният сарае каршында үткәрелә. Ярминкәдә үзеннән арткан авыл хуҗалыгы продукциясе белән һәркем сату итә ала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International