ЯҢАЛЫКЛАР


12
сентябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
“Хокук белеме” мәктәбе эшчәнлеге кысаларында “Шатлык” халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгенең тернәкләндерү бүлегендә ял итүчеләр өчен чираттагы хокук дәресе үткәрелде.

10
сентябрь, 2013 ел
сишәмбе
Беренче мәртәбә Ялчыгол укулары Зәйдә.

7
сентябрь, 2013 ел
шимбә
Бу көннәрдә шәһәр һәм район Советы депутатлары халыкны шәхси сораулары белән кабул итте. 3 сентябрьдә шәһәрдә һәркем үзен борчыган мәсьәләләр белән үзе ышаныч белдергән депутат янына килә алды. Район башлыгы, шәһәр һәм район Советы рәисе Татьяна Воропаева, аның урынбасары Роберт Халитов, депутат Валерий Акатьев сайлаучыларны 4нче мәктәптә кабул итте.
Санитар табиблар шәһәрдәге экологик хәлне бәяләү буенча август аенда Ленин, Гагарин урамнарында, Җиңү проспектында, Перцовка бистәсендәге һава атмосферасын анализга алып, 60 лаборатор тикшерү үткәрде.
Республиканың муниципаль берәмлекләре арасында ел саен уздырылучы смотр бәйгегә йомгак ясалды. Анда лауреат исеме алучылар Республика көне уңаеннан Татарстан Дәүләт Советы каршындагы зур мәйданда тантаналы төстә автомобильләр белән бүләкләнде.
Зәй шикәр заводы чимал кабул итүгә кереште. Беренче олаулар 2 сентябрьдә Тукай районы “Кама” агрофирмасыннан китерелде. Беркөндә 401 рейс ясалып, 5122 тонна шикәр чөгендерен кагат кырында урын алды. Тикшерүләр дән күренгәнчә, чөгендернең пычраклылыгы 11,3, шикәрлелеге 14,05 процент тәшкил итә.

4
сентябрь, 2013 ел
чәршәмбе
Зәй шәһәре “Энергетик” Мәдәният сарае каршында узган шимбәдә район башлыгы инициативасы белән “Сәламәтлегеңне сакла” дип аталган акция үтте.

26
август, 2013 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты боерыгы нигезендә 1941–1945 Бөек Ватан сугышы елларында тыл хезмәтчәннәренең батырлыгын мәңгеләштерү максатында “Татарстан Республикасының тыл каһарманнары” дип аталган күптомлы истәлек китабы бастырылачагы турында хәбәр иткән идек.

Августтан җылылык өчен максатчан субсидия бирүгә хокукны яңадан рәсмиләштерү башланды. Гариза бирүчегә документлар тапшырганда, кабат теркәлү срогы күрсәтелгән расписка һәм белешмә (уведомление) бирелгән иде, социаль яклау бүлегенә әлеге расписка нигезендә мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак.

Җәйге көннәр көзгә авыша барган саен кичләрен караңгы иртәрәк төшә башлый. Бу исә үз чиратында урамнарның махсус яктыртылуына ихтыяҗны арттыра. Шуны күздә тотып, бу көннәрдә шәһәр урамнарындагы көчсезләнгән яктырткычларны яңага алыштыру, өстәмә баганалар куеп, лампалар урнаштыру эше бара.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International