Йорт «юбилей» үткәрде

2013 елның 13 сентябре, җомга
Энергетиклар урамының 7а йорты каршында узган ишегалды бәйрәме әлеге йортның файдалануга тапшырылуына 50 ел тулу уңаеннан оештырылды. Аны үткәрүдә «Энергетик» Мәдәният сарае коллективы һәм «Уңайлы йорт» торак милекчеләре ширкәте булышлык итте.
Ширкәт рәисе Римма Никифорова әйтүенчә, әлеге йорт үзенчәлекле, анда аз бурычлылар яши һәм биредә гомумкуллану ихтыяҗлары өчен түләүләр дә кимрәк башкарыла. Бу, билгеле, йортка җаваплы булган Римма Садыйкованың үз вазифасына намуслы каравы, күрсәткечләрне бер көнне алып ширкәткә тапшыруы, биредә яшәүчеләрнең йортка хуҗаларча каравыннан килә.
Гомумән, әлеге йортта яшәүчеләрнең күбесе – пенсионерлар. Алар йорт алдына чәчәк утыртып, подъездларны карап тоталар. Яшьләр дә алардан калышмый. Кул эшенә осталар да шактый биредә. “Ишегалды бәйрәме”нә күргәзмәгә Наталья Абдуллина, Римма Садыйкова, Роза Абдуллина, Валентина Левашина, Светлана Горенкова һ.б.лар нинди генә кул эшләре куймаган?! Кемдер бәйләгән, чиккән, теккән, кемдер табигый байлыкларны эшкә җиккән.
Әлеге йортта бер сугыш ветераны – Мирсалих ага Янгиров яши. Бәйрәм түренә сугыш, тыл ветераннары, өлкәннәр чакырылып хөрмәтләнде. Юбилярлар Захимә белән Мидхәт Хөснетдиновлар, Мария белән Геннадий Лазарев та игътибардан читтә калмады. Беренче сыйныфка укырга кергән Кәрим Сөләйманов, Камил Әүхәдиев, Артур Сәмигуллиннар бүләкләнеп, аларга теләкләр теләнде. Бу көнне нәниләр өчен ярыш-бәйгеләр оештырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International