ЯҢАЛЫКЛАР


19
сентябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Зәйдә Мирный бистәсе дә тиздән мәчетле булачак. Биредә эшмәкәрләр булышлыгы белән кирпечтән гыйбадәтханә төзелә. Аның диварлары күтәрелде инде, алда түбә ябу эше тора.
Республикада милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту, террорчылык һәм экстремизмны профилактикалау максатында 3-30 сентябрьдә “Экстремизмга – юк дибез!” дип аталган махсус айлык бара.
Зәй район Советының социаль сәясәт, мәгариф, сәламәтлек саклау һәм мәдәният буенча даими комиссиясенең чираттагы утырышы узды.

18
сентябрь, 2013 ел
чәршәмбе
Республика күләмендә милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту, терроризм һәм экстремизмны профилактикалау максатында 3 нән 30 сентябрьгә кадәр “Экстремизмга юк дибез!” дип аталган махсус айлык бара.

17
сентябрь, 2013 ел
сишәмбе
Зәйдә традицион көзге ярминкәләр яңарды. Шәһәр халкы өчен ул кышлык азык-төлек запасын арзан бәядән туплау, ә авыл җирлекләрендә үз хуҗалыклары белән яшәүчеләр өчен үзеннән арткан уңышны сатып табыш алу мөмкинлеге бирә.
Агымдагы елның беренче кварталында бюджет оешмаларында ягулык-энергетика ресурсларын экономияләү 1753 мең сум тәшкил итте. Җылылык энергиясе – 1340,7, электр энергиясе – 295, су куллану буенча154,2 мең сум акча янга калдырылды. Шул рәвешле, 261нче Федераль закон таләпләре электр энергиясе, җылылык энергиясе, су куллану буенча үтәлде.
Зәй районында пенсионерлар белән эшләү өстенлекле юнәлешләрдән санала. Спорт һәм туризм идарәсе ел да алар арасында йөзү буенча ярышлар уздыра. Узган атнада әлеге ярыш Өлкәннәр көне уңаеннан муниципаль район беренчелеге итеп оештырылды.
Узган атнада Чаллыда “IT чемпион” республика бәйгесенең икенче этабына йомгак ясалды. Анда Зәй, Тукай, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Сарман, Актаныш районнарыннан иң күп бал җыйган мәктәп укучылары катнашты. Тантаналы шартларда яшь зәйлеләр призлы урыннар алулары белән тәбрикләнде.

14
сентябрь, 2013 ел
шимбә
Зәй районы авыл хуҗалыгы оешмалары агымдагы елның беренче яртысында 147 миллион сумлык продукция сатты һәм хезмәтләр күрсәтте. Бу – узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 3 процентка артык.
11 сентябрьдә Казанда “Машина төзелеше, металл эшкәртү” дип аталган XIII халыкара күргәзмә оештырылды. Анда безнең районнан үзенчәлекле мәктәп проектлары белән 7 нче мәктәп һәм Түбән Биш мәктәбе катнашты. Түбәнбишлеләр ретро автомобиль ясап, үз эшләрен тәкъдим итсә, 7нче мәктәп хәрби машина белән республика мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов игътибарын җәлеп итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International