Эзләгән эзгә төшә

2013 елның 14 сентябре, шимбә
Агымдагы елда күренекле дин эшлеклесе, табиб, язучы һәм мәгърифәтче Таҗетдин Ялчыголның тууына 250 ел тулды. Аның туган көненә туры китереп (яңа архив мәгълүматлары буенча дата), музыка мәктәбендә беренче мәртәбә «Ялчыгол укулары» узды.
Чарага аның иҗатын, тарихи мирасын, тормыш юлын өйрәнүчеләр – ТР филология фәннәре докторы, академик Хатыйп Миннегулов, тарихчы Дамир Гарифуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Фәрит Мифтахов, ТР Диния нәзарәте җитәкчелеге, район башлыгы урынбасары Роберт Халитов, күрше район-шәһәрләр имам-мөхтәсибләре, имамнар, Ялчыгол шәҗәрәсен дәвам итүчеләр (алар үзләре бер рәт булды), авыл җирлекләре башлыклары, татар теле укытучылары, китапханәчеләр һ.б.лар чакырылды.
Ялчыгол нәселе көнкүреш кирәк-ярагыннан һәм иҗаты буенча китаплар, аның турында басмалардан оештырылган күргәзмә күпләрдә кызыксыну уятты. Укуларны имам-мөхтәсиб Сәгыйть хәзрәт Камалов алып барды. Югары Мәлем мәктәбе укучыларының мавыктыргыч чыгышы якташлары рухына дога булып барып ирешер. Конференциядә катнашучылар Таҗетдин Ялчыгол иҗаты, тарихи мирасы турында фикер алыштылар. Чара район җитәкчелеге, мөхтәсибәт тарафыннан язучының дини гыйльми мирасына җәмәгатьчелек игътибарын юнәлтү, яшь буынны тәрбияләү максатында оештырылды. Гомумән, Ялчыгол хезмәтләренең кыйммәтләрен ачуда мондый укулар алга таба бер адым булыр дип ышанасы килә.
Ялчыгол укуларының төп кунагы – язучының тормыш юлын өйрәнүче, тарихчы Дамир Гарифуллин. Моннан дүрт ел элек аның Ялчыголга, нәсел шәҗәрәсенә багышланган “Чырагы нур сибә бүген дә” дигән китабы дөнья күрде. Өстәвенә, ул Ялчыголның нәсел агачын да эшләде. Дамир ага әлеге җәһәттән һаман эзләнә. Язучының кайчан һәм кайда тууы буенча архивлардан яңа мәгълүмат тапкан. Аның әйтүенчә, ул моннан 250 ел элек Азнакай районы Чалпы авылында туган. Таҗетдинның әтисе Нугайбәк һәм аның уллары белән аралашып яшәгән (Нугайбәк исә Пугачев явында катнашкан кеше). Ялчыгол әлеге яуда катнашы булганга эзәрлекләнгән дигән фаразлар да йөри. Таҗетдин шуңа әтисе белән күченеп йөргән. Әтисе вафатыннан соң (Мамадыш районы Кече Сөндә), Түбән Кама районы Кызыл Чапчакта, соңыннан Мәлем авылына күчә һәм анда муллалык итә.
Әлеге нәселдән булган Нәкыя ханым Сәфәрова Ялчыгол нәселеннән булуын белсә дә, күп еллар аны йотып яши. Ул үзе дә репрессия зилзиләсен күреп, үзенең затлы дин галиме нәселеннән булуын яшереп килә.
Белүебезчә, Ялчыгол йөреп, хәрәкәт итеп торган. Ул Югары Мәлемдә берничә ел яши, анда дүрт ул, өч кыз үстерә.
Ялчыгол им-томчылык итеп тә йөргән. Аны шуңа да “әүлия” дип атыйлар. Мәлемнән Имәнлебашка авыруларны дәваларга килгәндә эссе бер җәйге көндә кинәт үлеп китә ул. Имәнлебаш халкы Таҗетдинне яратып, үз итеп яши. Имәнлеләр аны йоласына туры китереп җирләгәннәр. Гомумән, зәйлеләр якташны хөрмәт итә, зурлый. Зәйдә бер урам, “Нур” мәчете аның исемен йөртә. Иҗаты һаман барлана, аны яшь буынга җиткерү юллары эзләнә. Бай дини мирас буыннан-буынга тапшырылырга тиеш.
Ялчыгол нәселен дәвам итүчеләр, дин әһелләре укулардан соң язучының каберен зират кылдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International