“Зәй шикәре” яхшы темп алды

2013 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе
3415 тонна. 4 сентябрьдә эш башлаган “Зәй шикәре” акционерлык җәмгыяте бүгенге көнгә шул кадәрле шикәр комы эшләп чыгарды. Сезон башыннан завод 73266 тонна шикәр чөгендере кабул итеп, шуның 32742 тоннасын эшкәртте. Предприятиегә чимал Зәйнең өч агрофирмасы, Сарман районының “Җәлил” һәм “Нөркәй”, Тукай районының “Кама” агрофирмалары һәм Лениногорск районыннан китерелә.
Зәйлеләр чөгендерне 390 гектарда алды. Уңыш гектарыннан уртача 310 центнер тәшкил итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International