Зәйдә «Шәфкатьле көз» акциясе старт алды

2013 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе
Районыбызда авыр тормыш хәлендә калганнарга ярдәм кулы сузу максатында төрле социаль чаралар оештырыла. «Шатлык» халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә инде берничә ел рәттән өлкән яшьтәге, караучысы булмаган кешеләргә ярдәм итү йөзеннән оештырылучы «Шәфкатьле көз» акциясе – шуның ачык мисалы. Район җитәкчелеге инициативасы белән ул хәйрия ярдәме күрсәтүчеләр хисабына өлкәннәр өчен кайнар аш әзерләүне күздә тота.
Акциянең “Шәфкатьле көз” дип аталуы юкка түгел. Өлкәннәргә көнгә бер мәртәбә бушлай кайнар аш әзерләп, өйләренә илтеп ашатуны социаль хезмәткәрләр нәкъ менә җәйге айлардан соң көзгә кергәч – сентябрьдән башлыйлар. Быел да әлеге акция старт алды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International