ЯҢАЛЫКЛАР


2
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе
Бу шимбәдә, 5 сентябрьдә, традициягә әйләнгән ярминкәләр башлана. Ярминкәләрне шәһәр халкы гына түгел, авыллар да көтеп ала. Кемдер шуннан гаиләсенә кышка җитәрлек продукция юнәтсә, икенчеләр үзеннән артканын сатып, аз булса да гаилә бюджетына өстәмә керем ала.
Шәһәребезнең Камалка бистәсендә хатын-кызларның оста куллар түгәрәге эшләп килә. Без 8 хатын-кыз атнага бер тапкыр җыелабыз-ди түгәрәккә йөрүчеләрнең берсе, 1,5 эчендә төрле һөнәрләргә өйрәнергә, кул астында булган артык материаллардан матур кирәк-яраклар ясыйбыз.
Зәй музыка мәктәбендә яңа уку елында беренче дәресләр башланды. Быел мәктәп педагоглары төп төркемнәрдә - 271, ә аерым төркемнәрдә 45 бала белән эшләячәк. Музыка мәктәбендә укулар 14 төрле инструмент буенча алап барыла. Биредә балалар музыка уен коралларында уйнау, теоретик белем буенча башлангыч һөнәри белем ала.
26-28 август көннәрендә Тәтеш шәһәрендә ирекле көрәш буенча 2000-2001 елгы яшүсмерләр арасында Республика беренчелегенә ярышлар булып үтте.
1 сентябрь көнне шәһәр мәдәният йорты хезмәткәрләре 5 мәктәп укучылары һәм ата-аналары өчен “Ачык ишек көне” үткәрделәр. “Ачык ишек көне” уен –көлке һәм җыр, музыка белән бәйләнеп барды.

1
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе
Бүген барлык мәктәпләрдә яңа уку елы башлануны искәртеп, беренче кыңгыраулар чыңлады. Белем көне шәһәр-райондагы 27 мәктәптә 5 меңнән артык укучы өчен үзенчәлекле истә калырлык чаралар белән билгеләнде. Һәр белем йорты укучыларын яңарып, матурланып каршы алды.
Районыбыз кырларында көзге культураларны җыеп алу дәвам итә. Бүгенгесе көнгә 92 процентта бөртекле культуралар җыеп алынган. Районыбыз өчен үзенчәлекле булган чөгендер алу югары темплар белән дәвам итә. Барлыгы 2340 гектарда татлы тамыр алынган инде.
Кичә Зәйгә эш сәфәре белән Татарстан республикасы президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов килде. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримов, республика, район җитәкчеләре озатып йөрде
Республика Президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов “Зәй шикәре” ААҖендә рафинад ясау цехын ачу тантаналарында, заводның кагат кыры белән янәшәдә төзеләчәк “Заман” җитештерү-сәнәгать мәйданына салыначак нигез ташына киләчәк буынга атап язылган хат белән капсула иңдерүдә катнашты.
Республика Президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов “Зәй шикәре” ААҖендә рафинад ясау цехын ачу тантаналарында, заводның кагат кыры белән янәшәдә төзеләчәк “Заман” җитештерү-сәнәгать мәйданына салыначак нигез ташына киләчәк буынга атап язылган хат белән капсула иңдерүдә катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International