Беренче кыңгырау, беренче дәрескә чакыра

2015 елның 2 сентябре, чәршәмбе
1 сентябрь көнне шәһәр мәдәният йорты хезмәткәрләре 5 мәктәп укучылары һәм ата-аналары өчен “Ачык ишек көне” үткәрделәр. “Ачык ишек көне” уен –көлке һәм җыр, музыка белән бәйләнеп барды.
Чарада катнашучыларга төрле бәйгеләр, уеннар үткәрелде. “Күңелле сыйныф”, “Уен – кычкыру”, “Мәче белән тычкан”, “Өченче артык” кебек уеннардан балалар гына түгел зурлар да читтә калмады. Бәйрәм ахырында балаларга исәнлек-саулык, иҗат уңышлары һәм 5ле билгеләренә генә укуларын теләделәр. Әлбәттә истәлеккә фотога төштеләр. Кичәдә 60 лап кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International