Карамалы авылы осталары

2015 елның 2 сентябре, чәршәмбе
Шәһәребезнең Камалка бистәсендә хатын-кызларның оста куллар түгәрәге эшләп килә. Без 8 хатын-кыз атнага бер тапкыр җыелабыз-ди түгәрәккә йөрүчеләрнең берсе, 1,5 эчендә төрле һөнәрләргә өйрәнергә, кул астында булган артык материаллардан матур кирәк-яраклар ясыйбыз. Мәсьәлән, конфет кәгазеннән төрле композицияләр уйлап табабыз һәм аны ясыйбыз. Ә иң оста уйлап табучыбыз Наталья Сфирсина. Ул уйлап таба, без ясыйбыз.
Әле бу кул эшләренең бер өлеше генә. Төрле шкатулкалар, сандыклар, сәхнә костюмнары кебек экспонатларыбыз клубта саклана. Алар белән без төрле кичәләрдә һәм концертларда чыгыш ясыйбыз – ди камалы кул остасы.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International