Зәйдә ярминкәләр башлана

2015 елның 2 сентябре, чәршәмбе
Бу шимбәдә, 5 сентябрьдә, традициягә әйләнгән ярминкәләр башлана. Ярминкәләрне шәһәр халкы гына түгел, авыллар да көтеп ала. Кемдер шуннан гаиләсенә кышка җитәрлек продукция юнәтсә, икенчеләр үзеннән артканын сатып, аз булса да гаилә бюджетына өстәмә керем ала. Ярминкәләрнең авыл хуҗалыгы продуктлары белән сату итә торган төп өлеше “Энергетик” Мәдәният сарае каршындагы мәйданда иртәнге сәгать 7дә башлана, ә бал сатып алырга теләүчеләр иртәнге сәгать 9дан “Яшьлек” боз сарае янындагы мәйданчыкка рәхим итсен, дип хәбәр итә аны оештыручылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International