Зәй музыка мәктәбендә агымдагы елда төп төркемдә 271 бала укыячак

2015 елның 2 сентябре, чәршәмбе
Зәй музыка мәктәбендә яңа уку елында беренче дәресләр башланды. Быел мәктәп педагоглары төп төркемнәрдә - 271, ә аерым төркемнәрдә 45 бала белән эшләячәк. Музыка мәктәбендә укулар 14 төрле инструмент буенча алап барыла. Биредә балалар музыка уен коралларында уйнау, теоретик белем буенча башлангыч һөнәри белем ала. Белем көнендә исә быел мәктәпкә килүчеләргә биредә укучы балалар тарафыннан үзенчәлекле концерт күрсәтелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International