Бүген районда капиталь ремонт һәм төзелеш баручы социаль объектларны карап чыктылар. Эшлекле сәфәрдә район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф.Хафизов, район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Н.А. Нифатов, әлеге юнәлешкә күзәтчелек итүче белгечләр һәм җаваплы хезмәт вәкилләре катнашты.
2020 нче елның 11 нче августында Зәй шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча җаваплы хезмәткәре, «Оешмаларда булган беренчел янгын сүндерү чаралары. Аларны куллану тәртибе һәм кагыйдәләре" темасына практик дәрес үткәрде.
Зәй муниципаль районында "Безнең ишегалды" программасын тормышка ашыру район башлыгы Р.Г. Кәримов контролендә. Әлеге программаны гамәлгә ашыру турында актуаль мәгълүматны - "Беренче заттан" рубрикасын түбәндәге сылтама буенча карарга мөмкин: https://www.instagram.com/tv/CD0hFZyJz1K/?igshid=1ktc636qioi49
Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Н.А. Нифатов, "Зәй муниципаль районы мәгариф учреждениеләрендә хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы" темасына киңәшмә үткәрде.