Зәйдә авыл җирлекләре башлыклары белән бюджетара трансфертларны куллану буенча киңәшмә узды

2020 елның 12 августы, чәршәмбе
Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисадый мәсьәләләр буенча урынбасары М.И. Захарова катнашында, Югары Шепкә, Урсай, Бохарай, Чыбыклы авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмә узды. Киңәшмәдә конкурс кысаларында кергән бюджетара трансфертларны җибәрү планлаштырыла торган эш төрләре каралды һәм аларны үтәү сроклары билгеләнде. Акчалар юл-урам челтәрен ремонтлауга, социаль әһәмиятле объектларны төзекләндерүгә һәм ремонтлауга, шулай ук кече архитектура формаларын урнаштыруга тотылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International