Зәй районы аграрийлары шикәр чөгендерен алуга керештеләр

2020 елның 13 августы, пәнҗешәмбе
12 августта Зәй районы аграрийлары шикәр чөгендерен алырга керештеләр.Район чөгендерчеләренә быел 9 мең 101 га мәйданнан шикәр чөгендерен җыеп аласы бар, шикәр чөгендерен җыюда ROPA Tiger маркалы 12 чөгендер җыю комбайны һәм ROPA Maus үзйөрешле 3 төягеч эшләячәк. Һәр комбайнда ике тәҗрибәле механизатор эшли. Алар өчен 3 тапкыр туклану оештырылган. Иртәгәдән, график нигезендә, шикәр чөгендерен чыгару башлана. Шикәр заводы үз эшен 15 августтан башлый. Зәй шикәр заводының куәте тәүлегенә 8 мең тоннага кадәр тамыразык эшкәртергә мөмкинлек бирә. Район чөгендерчеләре сентябрь аеннан башлап шикәр чөгендерен тәүлек буена алуны планлаштыралар. Бүгенге көндә уңыш сөендерә, гектарыннан 450 центнер тәшкил итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International