Ел саен Кармалы аучылык хуҗалыгы территориясендә уза торган «Игелек көне» традицион бәйрәме бүген яңа форматта узды. «Кайгырту» ирекле хәрәкәте волонтерлары «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белән берлектә, мөмкинлекләре чикләнгән 14 баланы өйләренә барып котладылар, аларга сувенирлар һәм татлы бүләкләр тапшырылды. Бәйрәмнең инициаторы - Риф Әхмәтҗанов. Анимация персонажлары балаларны «Дуслык көне» белән котладылар, аларга ныклы сәламәтлек, бәхет һәм гаиләләренә изге теләкләрен җиткерделәр.