Зәйдә капиталь ремонт баручы социаль объектлар тикшеререлде

2020 елның 14 августы, җомга

Бүген районда капиталь ремонт һәм төзелеш баручы социаль объектларны карап чыктылар. Эшлекле сәфәрдә район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф.Хафизов, район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Н.А. Нифатов, әлеге юнәлешкә күзәтчелек итүче белгечләр һәм җаваплы хезмәт вәкилләре катнашты. Комиссия районның 5 объектында булды, һәр төзелеш мәйданчыгында эшләр башкарганда куркынычсызлык техникасына, аларның сыйфатына һәм аларны үтәү срокларына, шулай ук коронавирус таралуны профилактикалау буенча рекомендацияләрне үтәүгә зур игътибар бирелде. Объектларны карау барышында җитешсезлекләр ачыкланмады, барлык эшләр дә график буенча бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International