Зәйдә тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча территориаль ведомствоара комиссия утырышы узды

2020 елның 12 августы, чәршәмбе
11 августта район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисадый мәсьәләләр буенча урынбасары М. И.Захарова, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу бүлеге башлыгы урынбасары Р. Н. Сөләйманова катнашында, тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча территориаль ведомствоара комиссия утырышы узды. Утырышка 2020 елның 2 кварталында уртача хезмәт хакы Татарстан Республикасы буенча минималь хезмәт хакы күләменнән түбән булган шәхси эшмәкәрләр, предприятие һәм оешма җитәкчеләре чакырылган иде. Чакырылучылар тарафыннан фактта эшләнгән вакыт өчен хезмәткәрләргә исәп-хисап ясау һәм түләүләрне раслаучы документлар тапшырылды. Хезмәт законнарын бозу очраклары ачыкланмады. Җитәкчеләргә уртача айлык хезмәт хакын тармакның уртача күрсәткеченә җиткерергә, шулай ук хезмәткә түләү һәм бюджеттан тыш фондларга түләүләр буенча бурычлар барлыкка килүгә юл куймаска киңәш ителде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International