Ландшафт дизайны фестивале

2020 елның 14 августы, җомга

Зәй районында ел саен Ландшафт дизайны фестивале үткәрелә. Фестиваль Зәй районында кече архитектура формаларын (фигуралар, печән композицияләре) үстерү үрнәге/уңай образын формалаштыру, вандализмны профилактикалау, халык арасында сәнгать потенциалын үстерү максатыннан оештырылды. Быел фестиваль ТАССР төзелүнең 100 еллыгына һәм Хәтер һәм Дан елына - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышлана. Фестивальне "Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният идарәсе " муниципаль казна учреждениесе оештырды. Фестивальдә мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте, физик культура һәм спорт учреждениеләре хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләре катнашты. Фестивальдә катнашучылар печәнгә трактор, аю, крепость, «ТАССРга 100 ел» формаларын бирделәр. Фигурлар ерактан зур, матур булып куренеп торалар. Зәй районында мондый скульптуралар 5 җирдә урнаштырылган. Зәй шәһәренә Әлмәт ягыннан кергәндә, үтеп баручыларны «Татар кызы» сыны чәкчәк белән каршы ала. Бу үзенчәлекле объектлар балаларның да, өлкәннәрнең дә игътибарын җәлеп итә, шулай ук машина йөртүчеләрнең һәм аларның пассажирларының кәефен күтәрә. Кешеләр алар янында бик теләп фотога төшәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International