Зәйдә район мәгариф учреждениеләрендә хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы буенча киңәшмә үткәрелде

2020 елның 11 августы, сишәмбе

Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Н.А. Нифатов, "Зәй муниципаль районы мәгариф учреждениеләрендә хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы" темасына киңәшмә үткәрде. Докладлар белән «Аленка","Күкчәчәк", «Миләшкәй» балалар бакчалары, 3 нче мәктәп, Аксар, Сәвәләй урта гомуми белем бирү мәктәбләре, шулай ук «Сәләтле балаларга өстәмә белем бирү үзәге - мәктәп укучыларының кече фәннәр академиясе" чыгыш ясады. Киңәшмә барышында хезмәт шартларының һәм хезмәтне саклауның торышы, инструктажлар үткәрү, хезмәткәрләр тарафыннан хезмәтне саклау таләпләрен белүгә тикшерү узу, белем бирү процессының куркынычсызлыгын тәэмин итү, хезмәт шартларын махсус бәяләү, хезмәткәрләрне махсус кием, аяк киеме һәм башка шәхси саклану чаралары белән тәэмин итү, медицина тикшерүләре һ.б. мәсьәләләр каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International