Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре белән гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча планлы дәрес үтте

2020 елның 13 августы, пәнҗешәмбе

2020 нче елның 11 нче августында Зәй шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча җаваплы хезмәткәре, «Оешмаларда булган беренчел янгын сүндерү чаралары. Аларны куллану тәртибе һәм кагыйдәләре" темасына практик дәрес үткәрде. Дәрестә оешмада булган янгын сүндергечләрнең характеристикалары, аларның аерым үзенчәлекләре, химик составы һәм гамәлдә булу принцибы каралды, шулай ук порошок һәм углекислот ут сүндергечне эксплуатацияләү кагыйдәләре мисалында күрсәтелде. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре белән янгын сүндерү чаралары, аларны куллану өлкәсе һәм куллану тәртибе, гамәлдәге янгын класслары өйрәнелде. Моннан тыш, гамәли дәрес барышында алган белем һәм күнекмәләр "Куркынычсызлык дәресләре. Янгын сүндергечләрдән файдалану кагыйдәләре» темасына видеоролик карау белән ныгытылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International