ЯҢАЛЫКЛАР


11
август, 2020 ел
сишәмбе
Эш сәфәре барышында Захарова Светлана Михайловна районның 3 объектында булды. Делегация сырхауханәдә, балалар корпусында, йогышлы авырулар бүлеге корпусында, бала табу йортында һәм Зәй район үзәк хастаханәсенең стационар корпусында булды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров урып-җыю кампаниясенең барышы һәм туфрак эшкәртү турында мәгълүмат бирде.
“Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре балигъ булмаган балаларга социаль-педагогик һәм социаль-психологик ярдәм күрсәтүне дәвам итә.

10
август, 2020 ел
дүшәмбе
Зәй муниципаль районында 2020 ел уңышын җыю тулы куәтенә бара. Әлегә уңайлы һава торышы тора, район комбайнчылары бөртеклеләрне югалтуларсыз җыеп алуга бөтен көчләрен куеп эшлиләр.
2020 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны бердәм кабул итү практикасы дәвам итә. 2020 елның 18 августында 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур.,) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе гражданнарны бергәләп кабул итә.
2012 елның 29 июнендәге 97-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендәге йөкләнгән керемгә бердәм салым (ЕНВД) системасы 2021 елның 1 гыйнварыннан кулланылмый башлый.
«Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында» 2012 елның 2 ноябрендәге 73-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыру максатларында, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы 2020 елның 20 августында 10.00 сәгатьтә видеоконференцэлемтә режимында муниципаль районнар халкына башкарма производство турындагы законнарны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча түләүсез юридик ярдәм күрсәтү планлаштырыла.
8 августта өч спорт объекты: «Яшьлек» боз сарае, «Энергия» стадионы һәм «сәламәтлек мәктәбе» спорт мәйданчыкларында Бөтенроссия Физкультурачылар көнен бәйрәм итү кысаларында спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр һәм аларның әти-әниләре катнашында физкультура-спорт чаралары узды.

7
август, 2020 ел
җомга

Район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов Зәй муниципаль районының 2019 елдагы һәм агымдагы ел  чорының социаль-икътисади үсеше турында сөйләде. Тулырак мәгълүмат белән, Зәй муниципаль районы сайтында таныша аласыз. (zainsk.tatarstan.ru,  "Бу, актуаль!» бүлеге).

Июнь аеннан декрет ялында булган 49 хатын-кыз укырга керде. Укулар «Хатын – кызларны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү-өч яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү шартларын булдыру» проекты «Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында, Зәй шәһәре халык мәшгульлеге үзәге юнәлеше буенча уза.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International