ЯҢАЛЫКЛАР


15
июль, 2021 ел
пәнҗешәмбе
Бүгенге көндә балалар юл-транспорт имгәнүләрен киметү мәсьәләсе үз актуальлеген саклап кала. 14 июльдә балигъ булмаган балалар һәм яшүсмерләр белән юл хәрәкәте иминлеген саклау буенча профилактик эш кысаларында “Киноучреждение” муниципаль бюджет учреждениесе базасында ведомствоара чара оештырылды.
Казан шәһәре Мэриясе Татарстан башкаласы турында “Саумы, Казан!” дигән хикәяләр конкурсы игълан итте. Хәзерге заманның әдәби пространствосында Татарстан башкаласының сәнгати образын тудыру максатыннан Казан шәһәре Мэриясе “Саумы, Казан!” дип исемләнгән хикәяләр конкурсы игълан итте. Конкурста РФ нең дәүләт телләрендә иҗат итә торган 18 яшьтән өлкәнрәк булган һәркем катнаша ала. Кайсы ил гражданы булуы мөһим түгел. ТР территориясендә яшәүче башка халыклар телендә язылган эшләр рус яки татар теленә тәрҗемәдә кабул ителә.
Зәй муниципаль районы “Шатлык” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында “Развивайка” клубы эшчәнлеге кысаларында мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен социаль технология гамәлгә ашырыла. 13 июль көнне гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы тарафыннан балалар һәм аларның әти-әниләре өчен төркемле дәрес үткәрелде.

14
июль, 2021 ел
чәршәмбе
Хөрмәтле салым түләүчеләр! Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 11 нче районара инспекциясе 2021 елның 1 июлендә Россия Федерациясе Салым кодексының 85 статьясындагы 9.5 пункты үз көченә керүен хәбәр итә, ул кулланучылар кооперативларына үз әгъзалары һәм туплау хокукына ия башка затлар тарафыннан күчемсез милек өчен пай взносларын тулысынча кертүләрен салым органына хәбәр итүне йөкли.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан ике сәүдә объектында тикшерү барышында этикеткасына дару формаларын әзерләү өчен 95% лы фармацевтик антисептик эретмә дип язылган үтә күренмәле, 100 мл сыешлы сыеклыклы флаконнар сату очраклары ачыкланды.

13
июль, 2021 ел
сишәмбе
Бүген Сәвәләй авылында район башлыгы Разиф Кәримов катнашында чиркәү ачу тантанасы булды. Чиркәү шушы авылда туып-үскән, танылган җырчы һәм композитор, Татарстан Республикасының халык артисты Виталий Агапов инициативасы белән төзелгән. Ул шулай ук гыйбадәтханә төзүнең баш меценаты да булды. Сәвәләйләр, якташлары башлангычын хуплап, аның хыялын тормышка ашыруга зур өлеш керттеләр, акчалата да булыштылар, өмәләрдә актив катнаштылар.
12 июль көнне Баграж авыл җирлегенең Кашкатау итәгенә, гадәттәгечә, зәйлеләр һәм район кунаклары Питрау бәйрәменә җыелды. Бәйрәм программасы керәшен фольклор коллективлары чыгышы белән башланып китте. Тантаналы ачылышта зәйлеләрне һәм кунакларны район башлыгы Разиф Кәримов, Татарстан Республикасы керәшеннәр җәмгыяте идарәсе әгъзасы, Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов сәламләделәр.

12
июль, 2021 ел
дүшәмбе
Питрау бәйрәме бүген Кашкатау итәгендә узачак. Бәйрәм 17 сәгатьтә район башлыгы Р.Г.Кәримов катнашында керәшеннәрнең фольклор коллективлары чыгышы һәм тантаналы ачу белән башланып китәчәк. Кич буе бәйрәм кунакларын татар эстрадасы артистлары - «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Җәвит Шакиров, Виталий Агапов, Марина Карпова, Вадим Захаров, Роберт Андреев һ.б. иҗади чыгышлары белән сөендерәчәк. Артистларның чыгышы 18 сәгатьтән көтелә.
Бу ел башыннан Зәйдә коронавирус инфекциясе белән авыруның 38 очрагы теркәлгән, аларның 5се үлем белән тәмамланган. Вакцинация инфекциядән саклауның бердәнбер ысулы булып кала. 12 июльгә районда 10175 зәйле (39,5%) вакцинацияләүнең 1 этабын узды, 2 этапны - 6112 кеше. Хезмәт коллективларында вакцинация статистикасы: сәүдә тармагы – 12%, мәдәният – 86%, мәгариф – 84%, спорт – 89%, сәламәтлек саклау – 94%, предприятиеләр – 70%.

10
июль, 2021 ел
шимбә
Бүген район башлыгы Разиф Кәримов авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы һәм белгечләре белән берлектә бөртекле культураларны урып-җыюның барышы белән танышты. Бүгенге көндә «Агрокөч» АҖнең барлык комбайннары көзге бодай һәм борчак җыюга керештеләр. Бер көнгә 1000 гектарга якын суктырыла. Шушы көннәрдә крестьян-фермер хуҗалыклары да урып-җыюга керешәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International