ЯҢАЛЫКЛАР


19
июль, 2021 ел
дүшәмбе
Шушы көннәрдә Зәй районы «Радость» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Яшьләр эшләре буенча идарә белгечләре белән берлектә балаларны ипподром буйлап экскурсиягә, шулай ук «СПАРТА» спорт-күңел ачу клубына экскурсиягә чакырдылар. Социаль тәэмин итү хезмәтен оештыру кысаларындагы чарада аз тәэмин ителгән гаиләләрдә яки авыр тормыш хәлендә булган балигъ булмаган балалар катнашты.

17
июль, 2021 ел
шимбә
15 июльдә “Спарта” сәламәт яшәү рәвеше клубы базасында, шәһәребез яшүсмерләрен эстафетада физик сыйфатларын: җитезлек һәм хәрәкәт тизлеген үстерүгә өйрәттеләр. Исегезгә төшерәбез, сәламәт яшәү рәвеше яшьләр клубы 2020 елның 30 августында капиталь ремонттан соң ачылган иде.
15 июльдә “Яшьлек” клубында Зәй муниципаль районының 2021 ел яшьләр парламентының беренче җыелышы булды. Яшьләр лидерларына клубның эше турында сөйләделәр. Йога дәресләре буенча укытучы Гербулов Юрий үз осталыкларын күрсәтте һәм егетләрне үз дәресләренә чакырды.

16
июль, 2021 ел
җомга
Районның көзге бөртекле культуралар һәм борчак чәчүлекләре булган барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләре урып-җыю комбайннарын басуларга чыгардылар. Урып-җыюда "Агрокөч" АҖенең 50 комбайны эшли. Эш барышын район башлыгы Разиф Кәримов даими контрольдә тота.
Бүген район башлыгы Разиф Кәримов капиталь ремонт һәм төзелеш объектларын карап чыкты. Эшлекле сәфәр барышында Р. Г. Кәримов ГРЭСда ПГУ 860 төзелешендә булды, Нариманов урамы буенча юл эшләре барышы белән танышты, Җиңү проспектында элеккеге «Шифа» территориясен карады. Шулай ук графикка 4 нче микрорайонда төзелүче 24 фатирлы йорт, «Энергетик» мәдәният йорты мәйданы, «Светлячок» балалар бакчасы һәм Энергетиклар урамындагы 15 нче йорт кертелгән иде.
Асфальтта рәсем ясау көне кысаларында С.Рафыйков исемендәге Үзәк китапханәдә ишегалды лагере балалары өчен «Без асфальтта рәсем ясыйбыз» дигән җәйге бәйрәм үткәрелде. Кешелек тарафыннан күп кенә гадәти булмаган һәм мавыктыргыч бәйрәмнәр уйлап табылган. Алар тирә- юньдәгеләр өчен көндәлек мәшәкатьләрдән арынып торырлык шатлыклы чаралар оештырырга мөмкинлек бирә. Шундый бәйрәмнәрнең берсе 16 июльдә билгеләп үтелә торган Асфальтта рәсем ясау көне.

15
июль, 2021 ел
пәнҗешәмбе
15 июльдә танылган татар язучысы һәм публицист Сөббух Рәфыйковның тууына 108 ел тула. Бүген, традиция буенча, зәйлеләр яңа шәһәр зиратына аның кабере янына язучыны искә алырга җыелдылар. Сөббух Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханә, "Татмедиа" АҖ филиалы "Зәй-информ" хезмәткәрләре, оныгы Айнур Закиров язучының каберенә чәчәкләр салдылар, аның нинди кеше кеше булуын искә төшерделәр.
Агымдагы елның 15 июленнән 6 яшьтән 18 яшькә кадәр балаларга һәм төп гомумбелем бирү программасы буенча укучы 18 яшьтән 23 яшькәчә физик мөмкинлекләре чикле гражданнарга 10000 сум күләмендә бер тапкыр бирелүче түләүләргә гаризалар кабул ителә башлый. Пособие кемнәргә түләнә?
Бүгенге көндә балалар юл-транспорт имгәнүләрен киметү мәсьәләсе үз актуальлеген саклап кала. 14 июльдә балигъ булмаган балалар һәм яшүсмерләр белән юл хәрәкәте иминлеген саклау буенча профилактик эш кысаларында “Киноучреждение” муниципаль бюджет учреждениесе базасында ведомствоара чара оештырылды.
Казан шәһәре Мэриясе Татарстан башкаласы турында “Саумы, Казан!” дигән хикәяләр конкурсы игълан итте. Хәзерге заманның әдәби пространствосында Татарстан башкаласының сәнгати образын тудыру максатыннан Казан шәһәре Мэриясе “Саумы, Казан!” дип исемләнгән хикәяләр конкурсы игълан итте. Конкурста РФ нең дәүләт телләрендә иҗат итә торган 18 яшьтән өлкәнрәк булган һәркем катнаша ала. Кайсы ил гражданы булуы мөһим түгел. ТР территориясендә яшәүче башка халыклар телендә язылган эшләр рус яки татар теленә тәрҗемәдә кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International