“Игътибар, юл!”

2021 елның 15 июле, пәнҗешәмбе
Бүгенге көндә балалар юл-транспорт имгәнүләрен киметү мәсьәләсе үз актуальлеген саклап кала. 14 июльдә балигъ булмаган балалар һәм яшүсмерләр белән юл хәрәкәте иминлеген саклау буенча профилактик эш кысаларында “Киноучреждение” муниципаль бюджет учреждениесе базасында ведомствоара чара оештырылды. Очрашуда Зәй муниципаль районы “Шатлык” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт алучылар: ведомствоара социаль патронажда торучы гаиләләр балалары, мөмкинлекләре чикле балалар, күп балалы гаилә балалары катнашты. “Киноучреждение” хезмәткәрләре катнашучыларның игътибарын ишегалды территорияләрендә һәм мәйданчыкларда үз-үзеңне тоту үзенчәлекләренә, юл аркылы чыгу, юл буйлап хәрәкәт итү кагыйдәләренә, велосипед, самокат, ролик, скейтлардан дөрес файдалануга юнәлтте. Аралашу һәм җанлы әңгәмәдән соң балалар өчен “Лука” анимацион фильмын карау оештырылды. Катнашучыларга “Юл йөрү кагыйдәләре” дигән белешмәлек тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International