26 январь көнне Гулькино авылы җирлеге хезмәткәрләре ялгыз карчыклар яшәгән йортларны карап чыктылар. Обход вакытында янгынга каршы кимчелекләрне бетерү һәм булдырмас өчен кирәкле чараларның мөһимлеге аңлатылды.
28 анварьда туган якны өйрәнү музеенда 1 мәктәпнең 6 сыйныф укучылары өчен гадәти булмаган лекция үтте. Ул “Емельян Пугачев Зәйдә булганмы?” дип аталды. Чөнки әлеге сорауга бәхәсләр бервакытта да сүнеп тормаган
31 январьда Мирный бистәсендә “Чиста һава – сәләмәт буын дигән флеш – моб үткәрелде. Ул якшәмбе клубы программасы кыссаларында районда “Спорт һәм сәләмәт яшәү рәвеше Елына” багышланган иде. Программага иртәнге аэробика, йөрү, гимнастик күнекмәләр үткәрү һәм башка спорт уеннары керде.
29 гыйнварь көнне мәдәният йортында "Тормыш мизгелләре" район конкурсын Сармаш -Баш үзешчәннәре дәвам итте. Алар "Девчата"- "Кызлар-кызкыртлар" фильмын сәхнәләштерделәр.
26 январьда Валерий Тарасов исемендәге Бөтенроссия яшь хоккейчыларның “Алтын алка” ярышлары үтте. Анда 2003-2004 елда туган хоккейчылар чыгыш ясады. Зәйдән “Яшьлек” һәм Бөгелмәдән “Арслан” командалары арасында исәп 5:2 Зәй командасы файдасына үтте.
30 январь көнне Александро-Слобода бистәсе чаңгы осталары “Сәләмәтлек” спартакиадасы кыссаларында үткән чаңгы ярышларында катнаштылар. Анда авыл җирлегеннән Т.А. Илларионова, А.Н. Илларионов һәм Р.Р. Основина катнашты.
Зәйнең "Энергетик" мәдәният сараенда студентлар белән очрашу кичәсе яңа форматта оештырылды.Тулы зал булып килгән яшьләр алдында чыгыш ясаган район башлыгы Разиф Кәримов, районда 2015 елда ирешелгән уңышлар, һәр предприятие, оешмага аерым тукталып, аларга якын киләчәктә кирәк булган белгечләр, сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен һәр урында тудырылучы уңай шартлар турында сөйләде.
Бүген Зәйнең Яңа шәһәр янәшәсендәге урман буе шау-гөр килеп торды. Биредә махсус әзерләнгән чаңгы юлында көч сынашу өчен шәһәрнең предприятие, оешма хезмәткәрләре килде. Шәһәр беренчелегенә ярышта катнашучылар да, җанатарлар да шактый иде.
Иске Зәйнең музей хезмәткәрләре районда “Спорт һәм сәләмәт яшәү рәвеше Елы” н хуплап, гаилә белән тарихи урыннарны барлау йөзеннән чаңгыда йөрү оештырдылар. Алар музей тыюлыгында һәм иске Зәй урамнары буенча йөрделәр.
Үткән ел Зәй шикәр заводы бик зур эш башкарды – 50 ел гомер эчендә беренче тапкыр бер миллион тонна чимал эшкәртте. Яңа сезонга әзерлек производство туктатылуга башланып китте. 2015 елның 15 декабрьеннән хезмәткәрләр җиһазларны чистартуга керештеләр. 5 январьдан капиталь һәм агымдагы төзекләндерү эшенә керештеләр.