Укучылар баскетбол лигасының йомгаклау өлеше 5-7 февральдә Зәйдә үтәчәк. Ул 7 мәктәп һәм спорт – савыкландыру үзәгендә үтәчәк. “КЭС-Баскет” ярышларын ачу 5 февральдә 7 мәктәп бинасында үтәчәк. Керү ирекле.
2016 елның 1 гыйнварына социаль ярдәм күрсәтү органнарында зур ихтибарга лаек кешеләр исәптә торган: - Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм инвалидлар -49 кеше; - Тол калучылар – 233 кеше; - Тыл хезмәткәрләре -1036 кеше; - Хезмәт ветераннары – 4946 кеше; - Инвалидлар – 2965 кеше, 203 – балалар.
Районда эшләп килүче иктисад Советының чираттагы утырышы бүген хакимиятнең кече залында район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендә үтте. Ул Зәйдә эшләп килүче “Газ магистральләрен эксплуатацияләү оешмасы” эшенә багыәшланган иде.
29 январьда сугыш һәм хезмәт ветераны Валентина Ивановна Буланенковага 90 яшь тулды. Аны котларга район башлыгы урынбасары Елена Недошивина һәм автоклуб хезмәткәрләре килде. Елена Владимировна юбилярга Россия Президенты В.В. Путин исеменнән котлау открыткасы, истәлекле бүләкләр тапшырды. Автоклуб хезмәткәрләре үзләренең изге теләкләрен һәм җырларын бхләк иттеләр.
28 январь көнне район башлыгы Разиф Кәримов иске Зәйнең “Березка” балалар бакчасында булып аның хезмәткәрләре һәм балалар белән очрашты. Балалар бакчасында 1,6 яшьтән 7 яшькә хәтле 10 төркем эшләп килә. Музыка, физик культура, татар һәм рус теле өйрәнү кабинетлары бар.
Беренче мәктәптә район башлыгы Разиф Кәримов катнашында ачык дәрес үтте. Ул “Җитәкче дәресе” дип аталды. Җитәкче булу өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәк, үз профессияңнең остасы булу өчен ни эшләргә.
28 январьда шәһәр мәдәният йортында балалар рәсеме күргәзмәсе эшләде. Бу юлы ул яраткан кино геройларына багышланган иде һәм “Россиядә кино елы”на багышланды. Балалар бик теләп кино геройларын сүрәтләделәр.
Авыл җирлекләрендә район башлыгы Разиф Кәримов катнашында җыеннар дәвам итә. Бүген авыл җыеннары Дүрт Мунча, Түбән Биш, Кадер авылларында булып үтә. Анда авыл җирлекләренең 2015 елда эшчәнлеге турында хисап һәм киләчәккә планнар турында сөләшәләр.
Район хуҗалыкларында терлекләрне кышлату дәвам итә. Савым арта. Бүгенгесе көнгә районда 62 тонна сөт савып алына.Әлеге күрсәткеч 6,6 тоннага былтыргы күрсәткечтән күбрәк, ә ай башыннан 3,4 тонна – 6 процентка күбрәк.