Зәйдә предприятие,оешма хезмәткәрләре чаңгыда ярышты

2016 елның 1 феврале, дүшәмбе

Бүген Зәйнең Яңа шәһәр янәшәсендәге урман буе шау-гөр килеп торды. Биредә махсус әзерләнгән чаңгы юлында көч сынашу өчен шәһәрнең предприятие, оешма хезмәткәрләре килде. Шәһәр беренчелегенә ярышта катнашучылар да, җанатарлар да шактый иде. Барлыгы 200 гә якын зәйле спорт бәйгесендә үз-үзен сынарга чыкты. Тантаналы төстә спорт бәйрәмен район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев, шәһәр советының даими депутат комиссиясе рәисе Эдуард Галиев ачып җибәрде. Ә иң-иңнәрне башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов тәбрикләде. Хатын-кызлардан Фәния Гыйниятова-беренче, Екатерина Герасимова - икенче, Анна Павлова - өченче урын алды. Ә ир-егетләрдән Михаил Комендантов - беренче, Дмитрий Кочеванов - икенче, Фәнзил Сабиров - өченче урынны алуга иреште. Энҗе Әгъләмова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International