Үткән ел Зәй шикәр заводы бик зур эш башкарды – 50 ел гомер эчендә беренче тапкыр бер миллион тонна чимал эшкәртте. Яңа сезонга әзерлек производство туктатылуга башланып китте. 2015 елның 15 декабрьеннән хезмәткәрләр җиһазларны чистартуга керештеләр. 5 январьдан капиталь һәм агымдагы төзекләндерү эшенә керештеләр. Январь уртасыннан бер төркем хезмәткәр капчык тегүгә керештеләр, ә башкалар әзер продукцияне фасовать итәләр. Декабрь аенда ике зур склад төзелеше башланды - берсе шикәрне, икенчесе меласса һәм коры жом саклау өчен. Алар киләсе сезонга әзер булачак. 2016 елда зәй шикәр эшкәртүчеләрешикәр чөгендерен актив җилләтү технологиясен үзләштермәкче булалар.