Иске Зәйнең музей хезмәткәрләре районда “Спорт һәм сәләмәт яшәү рәвеше Елы” н хуплап, гаилә белән тарихи урыннарны барлау йөзеннән чаңгыда йөрү оештырдылар. Алар музей тыюлыгында һәм иске Зәй урамнары буенча йөрделәр. Әйбәт һава торышы, йомшак кар , яхшы рельеф катнашучыларның күңелен күтәрде, тагын да зур үрләргә күтәрелү өчен этәргеч булды. Кем белә, бәлки катнашучылар арасында булачак спорт осталары да бардыр.