ЯҢАЛЫКЛАР


12
февраль, 2016 ел
җомга

Без бүген Зәйдә традициягә әйләнгән республиканың мәртәбәле көрәш турнирын үткәрәбез. Турнир тарихында без аны икенче мәртәбә кабул итәбез һәм без моңа бик шат.

Районда авыл җирлекләре җыеннары тәмамланды инде. Шәһәр территориясенә кергән оешмаларда очрашулар дәвам итә. Кичә үзәк китапханәдә «Инвестстройсервис», «Горзеленхоз», «Управдом» ширкәтләренең отчет җыелышлары булып үтте.


11
февраль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Иртәгә Зәйнең “Яшьлек” боз сараенда Герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә көрәш буенча республика ярышлары узуы турында хәбәр иткән идек. Бил алышырга Татарстан шәһәр-районнарыннан, Россия төбәкләреннән 500гә якын көрәшче килә. Алар дүрт келәмдә 10 авырлыкта бил алышачак. Хәзерге минутта боз сараенда турнирга әзерлек эшләре бара: иртәгә булачак тантанага кабатлаулар башлана.

10 февральдә үзәк китпханәсендә 3 мәктәпнең 8 сыйныф укучылары рәссам, капитал-шоу “Поле чудес” – “Могҗизалар кырында” катнашкан шәһәрдәшебез Фазыл Шиапов белән очрашты. Фазыл Әгләмович балаларга максатка ирешү өчен тырышу һәм белем кирәклеген төшендерде.

Кичә “Зәй шикәре” агрофирмасының “Родина” бүлекчәсендә район терлекчелек тармагының узган ел һәм агымдагы елның гыйнвар ае эшчәнлегенә йомгак ясау һәм 2016 елга бурычлар билгеләү буенча семинар-киңәшмә узды. Киңәшмәдә “АгроКөч-Төркем” ЯАҖ генераль директоры Фәнис Газетдинов, район башлыгы Разиф Кәримов, авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Атлас Галиәхмәтов катнашты.

8нче февральдән 13нче февральгә кадәр Татарстанның барлык мәктәпләрендә депутатлар катнашында парламент дәресләре башланды. Парламентарий вәкилләре дәресләрдә Дәүләт советы эшчәнлеге, законннар кабул итү, аның әһәмияте турында сөйләп, укучыларның сорауларына җавап бирәләр.

14 февраль көнне Яңа шәһәр урман янында урнашкан чаңгы базасында “Чаңгы юллары – 2016” традицион спорт акциясе үткәрелә. Ярышларны ачу тантанасы көндезге сәгать 11 дә башлана. Катнашучыларга старт 9 сәгатькә билгеләнгән .


10
февраль, 2016 ел
чәршәмбе

Зәйдә беренче мәртәбә “Созвездие-Йолдызлык” эстрада сәнгате республика телевизион яшьләр фестиваленең муниципаль туры Гала-концерты оештырылды. Берсеннән-берсе талантлы балаларның чыгышларын тамашачылар мул алкышларга күмде. Фестивальнең район туры җиңүчеләрен район башлыгы Разиф Кәримов,

Нәрсә ул Зәйнең “Варфоломей төне”? Кайда сәнәкчеләр сугышы барган? Кемнәр алар сәнәкчеләр? Әлеге сорауларга җавапны 9 февральдә туган якны өйрәнү музеенда “Зәйдә крестьяннар протесты” – дигән тематик кичәдә катнашучылар ачыклады.

Татарстанда агымдагы ел Су саклау зоналары елы дип игълан ителде. Шул уңайдан территориясендә сусаклагычлар булган районнарны махсус республика программасына кертеп, сулыклар тирәләрен төзекләндерү, тәртипкә китерү максат итеп куела.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International