Районда авыл җирлекләре җыеннары тәмамланды инде. Шәһәр территориясенә кергән оешмаларда очрашулар дәвам итә. Кичә үзәк китапханәдә «Инвестстройсервис», «Горзеленхоз», «Управдом» ширкәтләренең отчет җыелышлары булып үтте. Аның эшендә район башлыгы Разиф Кәримов һәм аның урынбасары Валерий Акатьев катнаштылар. Анда предпритияләрнең нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлеш мәсьәләләре каралды һәм 2016 елга планнар кабул ителде.