Без бүген Зәйдә традициягә әйләнгән республиканың мәртәбәле көрәш турнирын үткәрәбез. Турнир тарихында без аны икенче мәртәбә кабул итәбез һәм без моңа бик шат. Зәй үзенең күренекле якташлары – чемпионнары, фән эшлеклеләре, язучылары, артистлары, галимнәре белән горурлана. Без киләчәктә дә аларга лаеклы алмаш, яңа чемпионнар, спортны үз итүче яшь буын тәрбияләячәкбез. Моның өчен бездә бөтен мөмкинлекләр бар. Спортның күп төрләре белән беррәттән, милли көрәш тә популярлаша бара, ул яшьләребездә характер ныклыгы, үҗәтлек, ныклык формалаштырырга ярдәм итә, гореф-гадәтләрне дәвам итү булып тора. Герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә үткәрелүче республика турниры мәртәбәле ярышлардан санала. Ул районда игълан ителгән Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елында үткәрелүе белән дә истә калачак. Көрәшчеләр беркайчан да җиңел юл эзләми, авырлыклардан курыкмый. Максатчанлык, тырышлык һәм, шуның нәтиҗәсе буларак, уңышка ирешү – көрәшчеләрнең тормыш позициясе. Турнирда катнашучыларга уңышлар телим. Көрәш - ул көчлеләр уены. Кем көчле - шул җиңә. Разиф Кәримов, муниципаль район башлыгы.