1 июньгә район хуҗалыкларында 17547 баш эре терлек исәпләнә, шуның 4717 се савым сыерлары. 2016 елның 1 январе белән чагыштырганда эре мөгезле терлек саны 747 башка арткан, шул исәптән 310 башы сыер саны.
Зәйдә Р.Ш. Фәрдиев исемендәге паркның икенче өлешендә чик сакчысына һәйкәл куйдылар. Ачу тантанасы 1 июнь көнне булды һәм чик сакчылары өлкәннәрен һәм Шәһәрнең хәрби – патриотик оешмаларын берләштерде.
Кичә Казанда хөкүмәт йортында “Созвездие-Йолдызлык - 2016” телевизион яшьләр эстрада сәнгате ачык республика фестивале лауреатларына махсус дәүләт стипендияләре тапшыру тантанасы үтте. Анда фестивальнең йомгаклау турында беренче урыннарга лаек булган зәйлеләр – “Мирас” ансамбле һәм Александра Шишмагаева, ансамбльнең һәм Александраның сәнгать җитәкчесе Әлфия Вәлиуллина чакыру алды
1 июнь көнне Мирный бистәсендә 3 июньдә булачак кичке сабан туена бүләкләр җыйдылар. Яшьләр гармуннар белән, җырлап-биеп урам әйләнделәр, ә бүләкләр әзерләп куйган гаиләләр, яшь киленнәр максус таякка үзләренең кул эшләмзләрен, яулык һәм чиккән әйберләрен бәйләделәр.
Бүген Зәйдә балалар-яшүсмерләр клубларын капиталь төзекләндерү республика программасы буенча яшьләр үзәге ачылды. Шәһәрнең Икмәк кабул итү предприятиясе бистәсендә иске балалар бакчасы бинасын төзекләндереп әзерләнгән бу клубта “Канатлы Барс” яшьләр-яшүсмерләр берләшмәсе эшләячәк.
Глава Заинского муниципального района Разиф Каримов поддержал акцию «Подпиши родителей. Подпиши близких», стартовавшую в республике. Акцию по подписке родителей и близких на республиканские журналы и газеты инициировал генеральный директор медиахолдинга «Татмедиа» Андрей Кузьмин.
Җиңүнең 71 еллыгы уңаенан 24-31 майга кадәр “Казан-Волгоград-Казан” маршруты буенча Бөек Ватан сугышында катнашучылар,Советлар Союзы геройлары,Социалистик хезмәт геройлары катнашуында сәяхәт оештырылды.