ЯҢАЛЫКЛАР


16
сентябрь, 2016 ел
җомга

16 сентябрь көнне Зәй районы һәм шәһәре мөселманнары Корбан бәйрәменә багышланган ашка җыелдылар. Бәйрәм ашы вәгазьләр белән башланып китте. Аннан акшам намазы укылды һәм бәйрәм ашы узды.

14 сентябрь көнне “Урман дөньясы” музеенда шәһәр мәдәният йорты хезмәткәрләре көче белән урманчылар көненә багышланган чара үткәрелде. Ул урманчыларның якынлашып килүче профессиональ бәйрәмнәренә багышланды һәм урманчылар тарихына, әлеге тамакта хезмәт иткән өлкәннәргә багышланды.

15 сентябрь көнне, сайлаулар алдыннан Киноучреждение хезмәткәрләре Поручик мәктәбендә булып укучылар өчен 18 сентябрь көнне үткәреләчәк сайлауларның әһәмияте һәм тарихы турында сөйләделәр.

15 сентябрь көнне мәшгульек үзәге хезмәткәрләре профилактик исәптә торучы яшүсмерләр белән Зәй икмәк заводына экскурсиягә бардылар.

Хөрмәтле Ватандашлар!

Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлау кампаниясе төгәлләнеп килә. Кампания барышында сайлаучылардан күп кенә тәкъдим-гозерләр кабул ителде. Сез керткән тәкъдимнәр Югары Дәүләт органнары эшендә исәпкә алынсын өчен барлык кирәкле чаралар күрелер.


15
сентябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген район башлыгы Разиф Кәримов РУЭС һәм “Гидромонтаж” хезмәт коллективларында булып, аларның эшчәнлеге белән кызыксынды, алда торган бурычларга тукталды.

Зәй басу-кырларыннан 4500 гектарда чөгендер җыеп алынды. Уңыш гектарыннан уртача 312 центнер тәшкил итә. Район басу-кырларыннан барлыгы 140400 тонна татлы тамыр җыелган.

10 сентябрь көнне эктремизмга һәм терроризмга каршы чара 6 мәктәптә дәвам итте. Анда ФОРПОСТ җитәкчесе, әтиләр Советы рәисе Алексей Алексеев чакырылган иде. Ул укучылар белән әлеге темага әңгемә үткәрде,укучыларның сорауларына җавап бирде һәм соңыннан “Экстремизмга –юк!” – дигән кино карадылар.

14 сентябрь көнне Зәй үзәк китапханәсенең яшьләр бүлегендә 3 мәктәпнең 8 сыйныф укучылары өчен батырлык дәресе үтте. Ул Мәскәү өчен барган сугышлар тарихы турында барды.


14
сентябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Бүген Зәйдә республика программасы буенча төзелгән полициянең участок вәкаләтлеләре өчен ике административ-торак пункты ачылды. Аның берсе - район үзәгеннән еракта урнашкан Төги авылында, икенчесе Иске Зәй бистәсендә сафка бастырылды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International