14 сентябрь көнне Зәй үзәк китапханәсенең яшьләр бүлегендә 3 мәктәпнең 8 сыйныф укучылары өчен батырлык дәресе үтте. Ул Мәскәү өчен барган сугышлар тарихы турында барды. Балалар зур кызыксыну белән Мәскәү янында барган сугышлар турында һәм анда булган батырлыклар турында тыңлап утырдылар. Дәрескә атап әзерләгән слайдлар аша балалар анда булган фаҗигалы хәлләр турында белделәр. Әлеге чарага шулай ук китап күргәзмәсе дә әзерләнде һәм күп кенә укучылар әлеге фаҗигалы хәлләрне тагын да өйрәнегә сүз бирделәр.