15 сентябрь көнне мәшгульек үзәге хезмәткәрләре профилактик исәптә торучы яшүсмерләр белән Зәй икмәк заводына экскурсиягә бардылар. Анда балалар заводның продукциясе белән таныштылар, нинди профессиягә әзерлекле хезмәткәрләр кирәген белделәр. Бигрәк тә эшче профессиягә ихтибар зур булды. Чараның азагында балаларга истәлекле бүләкләр тапшырдылар.