Бүген Зәйдә республика программасы буенча төзелгән полициянең участок вәкаләтлеләре өчен ике административ-торак пункты ачылды. Аның берсе - район үзәгеннән еракта урнашкан Төги авылында, икенчесе Иске Зәй бистәсендә сафка бастырылды. Яңа объектларны ачу тантанасында Татарстан эчке эшләр министры урынбасары Дамир Диниулов, район башлыгы Разиф Кәримов, район җитәкчелеге, бистә халкы катнашты. - Районда инде дүртенче административ – торак пункт файдалануга тапшырыла. Бу һәр территориядә халыкка тыныч яшәү шартлары тудыру, кешеләргә полиция хезмәткәренә кирәк вакытта тиз арада мөрәҗәгать итү өчен эшләнә. Райондагы участок вәкаләтлеләренә зур җаваплылык йөкләнгән, без аларга менә шундый уңай шартлар тудырып ярдәм кулы сузарга әзербез, - диде Иске Зәйдә объектны ачу тантанасында Разиф Кәримов. 94 квадрат метр мәйдан биләгән административ-торак пункт, билгеле булганча, полициянең участок вәкаләтлесенә эш урыны да, гаиләсе белән яшәү өчен уңай шартлар тудырылган урын да. Анда өй җиһазлары, эш өчен кирәкле барлык әйберләр куелган, хәтта йорт янәшәсендәге җир биләмәсендә теләгәнчә яшелчә үстерергә дә мөмкин. - Участок вәкаләтлеләрен халыкка якынайту максатын күздә тотып, әлеге программаны Эчке эшләр министрлыгы тәкъдим иткән иде, аны Президентыбыз хуплады. Хәзер ул берничә ел дәвамында тормышка ашырыла. Быел без республика буенча 180 административ-торак пункты ачабыз, шуларның икесе – Зәйдә. Ул кешеләр иминлеге, тынычлыгы өчен хезмәт итсен, - диде Дамир Диниулов. Ул министрлык исеменнән Иске Зәй бистәсе участок вәкаләтлесе Николай Комаровка “Нива” автомобиле ачкычы да тапшырды.
Энҗе Әгъләмова