Бүген район башлыгы Разиф Кәримов РУЭС һәм “Гидромонтаж” хезмәт коллективларында булып, аларның эшчәнлеге белән кызыксынды, алда торган бурычларга тукталды. Әлеге очрашу 8 ай йомгаклары буенча соңгылары иде. Киләчәк очрашулар 2016 ел нәтиҗәләре буенча булачак. Әлбәттә анда сүз 2017 елга планнар һәм якын киләчәккә максатлар кую буенча да булачак.