16 сентябрь көнне Зәй районы һәм шәһәре мөселманнары Корбан бәйрәменә багышланган ашка җыелдылар. Бәйрәм ашы вәгазьләр белән башланып китте. Аннан акшам намазы укылды һәм бәйрәм ашы узды. Бәйрәм ашында катнашучыларны район башлыгы Разиф Кәримов котлады.