Зәйдә шикәр чөгендере 4500 гектарда алынды

2016 елның 15 сентябре, пәнҗешәмбе

Зәй басу-кырларыннан 4500 гектарда чөгендер җыеп алынды. Уңыш гектарыннан уртача 312 центнер тәшкил итә. Район басу-кырларыннан барлыгы 140400 тонна татлы тамыр җыелган. Татлы тамыр җыю белән 12 «РОПА», 4 «Маос» погрузчигы мәшгуль. Чимал ташуга 100дән артык “КамАЗ” машинасы җәлеп ителгән. Иң күп уңыш - “Зәй шикәре” агрофирмасында. Гектарыннан уртача 390 центнер. Зәйдә бу күрсәткеч -370, “Восток” агрофирмасында - 250 центнер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International