15 сентябрь көнне, сайлаулар алдыннан Киноучреждение хезмәткәрләре Поручик мәктәбендә булып укучылар өчен 18 сентябрь көнне үткәреләчәк сайлауларның әһәмияте һәм тарихы турында сөйләделәр. Укучыларга төрле сораулар биреп аларга җавап эзләделәр. Алар ике командага бүленеп “Барысы да бездән тора” дигән темага викторина үткәрделәр. Ике команда да зирәклек күрсәтеп барлык сорауларга да җавап бирделәр. Димәк “Безнең киләчәк ышанычлы кулларда” – дигән нәтиҗә ясалды.